Түбән Шытсу, Тимершык, Урта Саба, Туктар һәм Төбәк авыл җирлекләрендә "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасы буенча "ПМК № 159" подряд оешмасы тарафыннан төзелгән торак йортлар кабул ителде.
2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота. Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп 5 йорт төзелеше дәвам итә.
Скважиналар бораулау, шулай ук свайлар салу эшләре башланды. Койма кую эшләре дәвам итә.
Саба муниципаль районының авыл җирлекләрендә «Яшь белгечләргә аренда торагы» программасы гамәлгә ашырыла, аның нигезендә квалификацияле белгечләрне авылларга җәлеп итү максатында торак төзелеше алып барыла. Тимершык авылында авыл хуҗалыгы белгечләре өчен йортлар төзү эше дәвам итә.
Штп.Байлар Сабасы М.Җәлил ур., 3Б адресы буенча "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Байлар Сабасы бистәсендә мебель, җайланмалар һәм инвентарь сатып алып яшьләр үзәге бинасын төзү " эшләре башланды. Эшләрне "Таш" СФ ҖЧҖ башкара.