Бүген Азалак авыл җирлегендә гражданнар җыелышы булды. Чарада Сарман муниципаль районы Башлыгы урынбасары Гәрәева Гүзәл Рифкатовна, "Нөркәй" агрофирмасы җитештерү комплексы идарәчесе Шәйхразиев Х.Ш., районның, авыл җирлегенең оешма-учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Авыл җирлеге башлыгы Габдулгазизов Илгизәр Габдулкаюм улы узган елда башкарылган эшләр һәм 2025 елга бурычлар турында доклад белән чыгыш ясады.
«Нөркәй» агрофирмасының 2025 елгы эшчәнлегенә йомгакларны Шәйхеразиев Хәлил Шәйхелислам улы сөйләде.
Полиция участок хезмәткәре Сагдатова Гульназ Ульфат кызының бер ел эчендә башкарылган эшләре һәм районда криминоген вәзгыять турында мәгълүматлары, Мөслим һәм Сарман муниципаль районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы Гарипов Рөстэм Габделхай улы чыгышлары тыңланды.
2025 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2026 елга бурычлар турында йомгаклау сүзе белән Сарман муниципаль районы Башлыгы урынбасары Гәрәева Гүзәл Рифкат кызы чыгыш ясады.
Чыгышлардан соң җирлек гражданнары үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр
Авыл җирлегенең социаль һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән кешеләргә Сарман муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Ил инвестицион агентлыгының махсус киңәшчесе Мөлхәммәт Әл-Джарф белән очрашуда хезмәттәшлекне үстерү юнәлешләре билгеләнде: Оманны азык-төлек куркынычсызлыгы, IT, ясалма интеллект, шулай ук хәләл продукция кызыксындыра.
2026 нче елның 31 нчы гыйнварында Арташ авыл җирлегендә 2025 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча еллык хисап җыелышы булды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды: Участок вәкаләтчесе Сахабиев Алмаз Альбертович чыгышы. Иске Икшермә янгын сүндерү бүлеге башлыгы Салахиев Фанис Фаизович чыгышы. Урманчылык инспекторы Гильметдинов Айрат Саетович чыгышы. Арташ авыл җирлегендәге бюджет оешмалары җитәкчеләренең 2025 елда үз оешмаларындагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча чыгышлары. Арташ авыл җирлеге башлыгының 2025 елда эшләгән эшләргә еллык отчеты.Узган елгы җыенда бирелгән сорауларның үтәлеше. Сораулар, тәкъдимнәр, төрлеләр.Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирзянов Р.Р. йомгаклау сүзе.
2026 елның 2 февралендә Тәтеш муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы булды.
2026 елның 3 февраленә һава торышы фаразы
Аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшем юк. Көндез урыны белән бераз кар.
«Өченче буын университеты» - бу өлкән буынны цифрлы адаптацияләүгә юнәлдерелгән күләмле белем бирү проекты. Ел саен ИТ‑парк базасында 500гә якын кеше белем ала. Катнашучылар компьютерда һәм смартфонда эшләүне үзләштерәләр, цифрлы сервисларны өйрәнәләр һәм онлайн‑ресурслардан куркынычсыз файдаланырга өйрәнәләр.
2026 елның 3 февраленә ашыгыч кисәтү