ЯҢАЛЫКЛАР


12
гыйнвар, 2026 ел
дүшәмбе

10 гыйнвар  көнне Кече Шыңар мәдәният йортында «Ышаныгыз, кешеләр, могҗизаларга» дигән бәйрәм чарасы булып узды. Анда Яңа ел лотереясе уйнатылды. Кичә музыкаль - бию номерлары, җырлар һәм котлаулар белән башланып китте. Лотереядә Яңа ел бүләкләре һәм призлары уйнатылды,  шулай ук яңа туган балаларны котладылар. Төп бүләк-мультиварка һәм бакча тачкасы Кече Шыңар авылы гаиләләренә бирелде. Шулай ук «Туган як»ҖЧҖнең иганәче бүләкләре уйнатылды. Авылдашлар конкурсларда катнаштылар, концерт номерлары белән чыгыш ясадылар, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның чыгышларын рәхәтләнеп карадылар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Эшмәкәрләр өчен «Ачык ишекләр» көне

2025 елда дәүләт мөлкәтен сату һәм арендага бирү буенча үткәрелгән торглар нәтиҗәләре.

Медицина оешмалары белән максатчан килешүләр төзегән абитуриентлар, өлгереш дәрәҗәсенә карамастан, медицина көллиятләренә кергәндә өстенлек алачак.

«Өй янындагы бакча» уңайлы скверында 14 нче «Йолдызчык» балалар бакчасы педагоглары «Бәйрәм серпантины» дип исемләнгән ялкынлы чара оештырдылар. 

Алкоголь продукциясен сату белән шөгыльләнүче контрольдәге субъектларга карата үткәрелә торган профилактик чаралар.

10 январь көнне Югары Шытсу мәдәният йортында, агымдагы елда 50 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүчеләргә багышлап "Үкенерлек түгел үткәннәр" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Авылның тырыш, эш сөючән егетләре Фархуллин Рафаэль, Гараев Фидаиль һәм Файзрахманов Ришат бәйрәм киченең үзәгендә булдылар. Мәдәният хезмәткәрләре җыр-бию, кызыклы уеннар, котлаулар белән әлеге чараны матур итеп алып бардылар.    

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Коммуналь хезмәтләрнең өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен махсус техниканың ирекле йөрүен тәэмин итү бик мөһим, атап әйткәндә:


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International