Татарстанда «Укытучыга торак сертификаты» гранты гамәлгә куелды.
Бүген Минзәлә районында яшәүче, тыл хезмәткәре, хезмәт ветераны Фролова Анна Васильевна 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Яңа ел-ул әкият һәм тылсым вакыты, ул шатлык, күңел ачу, могҗизалар һәм тылсым чоры.
Афиша
1 гыйнварда Чәбья-Чүрчи авыл клубында традицион "Могҗиза көтеп!" Яңа ел лотереясе” узды. Лотерея билетлары уйнату-авыл клубында кунаклар белән очрашу, аралашу, күңелле вакыт үткәрү өчен сәбәп ул.
Өстәл призлардан һәм бүләкләрдән сыгылып торды. Әлеге чара балаларга бик ошады, алар әлеге вакыйганы күзәтеп тордылар һәм үзләренең билет номерлары чыгуын көттеләр. Алга таба барлык билетлар уйнатылды, оттырышлы билетлар булмады. Барысы да канәгать калды, чөнки һәркем үз бүләген һәм бәйрәм кәефен алды.
Мондый күңел ачу бары тик балаларга да, өлкәннәргә дә ошый! Барысы да актив катнаша, күңел ача, ул һәрвакыт яхшы үтә! Һәм барысы да канәгать кала, чөнки җиңелүчеләр юк, һәркем үз җиңүен алды. Мөдир барлык кунакларны Яңа ел белән котлады һәм дискотекага чакырды.
Иртәгә Тимирязев урамында юлларны кардан чистарту эшләре алып барылачак. Шуңа бәйле рәвештә машиналарны юл буенда калдырмауны үтенәбез.
2026 елда Әлмәттә туган беренче сабый малай булды. Бала иртәнге 04:15 тә туган. Яңа туган баланың авырлыгы 3 кг 800 г, буе — 55 см.
Яңа ел – иң көтеп алынган бәйрәм. 31 декабрь көнне Югары Шытсу мәдәният хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә “Яңа ел сукмаклары буйлап” дигән күңел ачу программасы үткәрделәр. Бәйрәм театральләште-релгән тамаша белән башланып, концерт номерлары һәм конкурслар белән дәвам итте. Чын күңел ачу Кыш бабай, Кар кызы, Яңа ел килгәч башланды. Алар һәркемгә бүләкләр өләштеләр, биюләр, җырлар, уеннар белән бәйрәм чарасын ямьләндерделәр. Бәйрәм җылы, шатлыклы атмосферада үтте.
Ике басу Арташ авыл китапханәсе "Уңган куллар" клуб берләшмәсе балалары белән "Яңа ел белән дуслар"исемле яңа ел стена газетасын чыгарды.Балалар бик тырыштылар, зур хезмәт куйдылар.
30 декабрь көнне Байраш авыл мәдәният йортында "Хуш киләсең Яңа ел" концерты булды.