Алексеевск аграр көллиятендә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен окоп шәмнәре ясау буенча акция узды.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Сатыш авыл җирлегендәге оешма-предприятиеләрдә, шәхси хуҗалыкларда, урамнарда, чишмәләрдә тирә-якны чүпләрдән чистарту максатыннан өмәләр башланды. Җыештыру эшләрендә җирлек халкы зур теләк белдереп актив катнаша.
2026 елның 18 апреленә һава торышы фаразы
Яжа Имән авыл җирлегендә өмәләр дәвам итә. 16,17 апрельдә узган өмәләрдә авыл халкыда читтә калмады.
2026 елның 18 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән
«Татарстан Республикасының елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» конкурсы йомгаклары буенча бүләкләү тантанасы булды
Туган авылыңны һәм нәсел шәҗәрәңне өйрәнү тормышта иң мөһим адымнарның берсе булып тора. Бу туган як һәм аның бай мирасын аңларга ярдәм итә. Сатыш авылы мәдрәсә музеенда “Туган якны өйрәнүчеләр” утырышында Олы Шыңар авылыннан туган авылы тарихын һәм үзенең нәсел шәҗәрәсен өйрәнүче Фәннур Әхсән улы Галимов белән очрашу оештырылды.
17 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йортында «Салават күпере» балалар бакчасы балаларының «Дус булыйк без мәңгегә» спектакле күрсәтелде. Чарада «Теремәк», «Әкият», «Салават күпере» балалар бакчаларыннан балалар, тәрбиячеләр катнашты, алар яшь артистларның чыгышларын кызыксынып күзәттеләр. Ачык костюмнар кигән балалар, игелек һәм дуслык атмосферасын чагылдырып, әкият персонажлары ролен энтузиазм белән башкардылар. Спектакль барышында балалар үзләренең актерлык сәләтләрен күрсәттеләр. Чара азагында балалар җыр башкардылар, шуның белән үз халкының мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә булган мәхәббәтләрен белдерделәр. Бу вакыйга үсеп килүче буынга мәдәни мирасны саклау һәм тапшыруның, шулай ук кешеләрне сәнгать һәм иҗат аша берләштерүнең гаҗәеп үрнәге булды.
19 апрель-совет халкының геноцидын искә алу көне. Бу фаҗигале дата алдыннан Ш.З. Зиннурова исемендәге Сатыш урта мәктәбендә укучылар белән "Йөрәктә хәтер" дип исемләнгән чара үтте. «Йөрәктә хәтер» - үткәнгә хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә тарих онытылмаска, Бөек батырлыкка кагылырга, аның әһәмиятен аңларга һәм геройлар турындагы истәлекне үз йөрәгеңдә сакларга тиеш дигән мөһим искәртмә дә ул.
Алабуга районында йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча планлы эшләр башлана. Төп бурыч – халыкның иминлеген һәм уңайлылыгын тәэмин итү, шулай ук мәйданчыкларны җәйге сезонга әзерләү.