Мамадышта политехника көллияте студентлары өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр белән җылы очрашу оештырды. Өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен сыерчык оялары ясау буенча иҗади мастер-класс үткәрелде.
Дәүләт секторында персонал белән идарә итү өлкәсендә «Кадрда» премиясенең икенче сезоны старт ала.
Бүген Совет аппараты, районның башкарма комитеты һәм Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты хезмәткәрләре экологик икеайлык кысаларында өмәгә чыктылар.
Каникуллар - алар шушы 7 көн дәвамында вакытны файдалы итеп үткәрү, үзеңә нинди дә булса яңалыклар ачу һәм энергия алыр өчен иң яхшы мөмкинлек. Иштуган урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары бу мөмкинлекне, әлбәттә инде кулдан ычкындырмадылар.
Милли проектларны гамәлгә ашыруның сыйфаты турында татарстанлылардан 2200гә якын бәяләмә килде. Аларның 85%ы уңай һәм нейтраль характерда - 75%ы - уңай һәм 10%ы нейтраль.
Ел саен 7 нче апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. 2 нче апрель көнне Олы Арташ авыл клубында Ике басу Арташ авыл китапханәчесе белән берлектә "Сәламәтлекне саклап, тормышыбызны саклыйк" дигән сәламәтлек сәгате үткәрделәр. Балаларга сәламәт яшәү рәвеше нигезләре турында сөйләделәр, бу сәламәтлек саклау һәм ныгыту өчен мөһим. Эш һәм ялның оптималь режимы, баланслы туклану, хәрәкәт активлыгы, зарарлы гадәтләрнең булмавы, шулай ук тормышка уңай караш кирәк. Шулай ук "Сәламәт булу өчен укыйбыз" дигән китап күргәзмәсе дә күрсәтелде. Балалар китап күргәзмәсен кызыксынып тыңладылар, мәкальләр җыйдылар, яраткан шөгыльләре турында сөйләделәр.
Россиядә «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Анда кирәкле һөнәр ияләре, шул исәптән токарьлар, эретеп ябыштыручылар, тегүчеләр, пешекчеләр, агрономнар, санлы программа белән идарә ителә торган станок операторлары һәм башка б ик күп белгечләр ярыша.
Эксперт төркеме тарафыннан үткәрелгән бәяләү нәтиҗәсендә республика конкурсында җиңүче һәм призерлар билгеләнде.
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетында алкоголь һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.
Чарада Башкарма комитет җитәкчесе Артур Еимов, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы башлыгы Гөлшат Вафина, шулай ук эшмәкәрлек җәмәгатьчелеге һәм сәүдә оешмалары вәкилләре катнашты.