ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2026 ел
шимбә

Истәлекле бәйрәм алдыннан "Гвардия" һәм "Форпост" хәрби-патриотик клублары активистлары Чечен һәм Украина интернациональ конфликтлары зоналарында хезмәт итүче солдат аналарына хөрмәт һәм ихтирам белдерү өчен берләштеләр.

«Ватанны саклаучылар» фондының Балтач районындагы филиалы социаль координаторлары мәктәп укучылары арасында махсус хәрби операция барышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә багышланган йөзү буенча сигезенче ярыш үткәрделәр. Турнирда Татарстан Республикасының 14 районыннан 228 яшь спортчы катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры Марат Җәббаров язгы кыр эшләренә әзерлек барышы һәм нәселле терлекчелек тармагының торышы турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Социаль-мәдәни объектлар төзүнең һәм аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итүнең төп программаларын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Олы Шыңар  "Әллүки" балалар бакчасында 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Балалар әниләргә, әбиләргә һәм тәрбиячеләргә багышланган җыр-биюләр башкарып, бәйрәм чыгышлары әзерләгәннәр.  Чара җылы һәм күңелле узды, бик күп уңай хис-кичерешләр һәм истәлекләр калдырды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов түбәләрне кардан һәм бозлардан чистартуны тикшереп торуны көчәйтергә, шулай ук язгы ташуларга әзерләнергә кушты.

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан без сезгә Елена Арефьеваның гаҗәеп тарихын сөйләргә телибез - ул искиткеч карьера төзи алган, белгечтән беренче урынбасарга кадәр юл узып, шул ук вакытта йорт учагы җылысын саклап, гаиләгә игътибар бирә алган хатын-кыз. Ничек булдыра алган ул? Елена Николаевна сере белән уртаклашты.

Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты сезгә Ватан мәнфәгатьләрен яклаганда күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт йөзеннән әлеге категория гражданнар өчен туристлык хезмәтләренә махсус шартлар (ташламалар һәм льготалар) бирү инициативасы белән мөрәҗәгать итә.

Әлмәтнең "Нефтьче" мәдәният сараенда булачак Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чара узды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International