ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2026 ел
шимбә

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Бөгелмә аграр көллиятенең спорт залында Бөгелмә муниципаль районы ВФСК ГТО тест үзәге оештырган «Әйдә, кызлар» чарасы узды. Ярышларда 1-3 курс студентларының 60 тан артыгы катнашты.

Алексеевск районы хакимиятендә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Утырыш район башлыгы рәислегендә узды.

Социаль-мәдәни объектлар төзүнең һәм аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итүнең төп программаларын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

“Элемтәдә көйләүче” рубрикасында тарифларны җайга салу өлкәсендәге иң мөһим темаларны тикшерүне дәвам итәбез

Быел ул истәлекле датага — Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлана. Аның шигырьләрен буыннар яттан белә, ә хәзер алар сәхнәдә яшь талантлар башкаруында җанлана.

Сәхнәдән «Моабит дәфтәреннән» үткен шигырьләр һәм сугыш кыздырган җырлар яңгырады. Һәр катнашучы үз чыгышына күңеленең бер өлешен салды, безнең тыныч күк йөзе өчен гомерләрен биргәннәрнең батырлыгын искә төшерү өчен.

6 март көнне Казан шәһәренең Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узды. Саба муниципаль районыннан килгән делегация составында Эзмә авыл җирлегеннән, махсус хәрби операциядә катнашучының әнисе, Валиева Резедә апа да бар иде. Сәфәрне оештырган өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Яз матур бәйрәм — Халыкара хатын-кызлар көне-8 марттан башлана. Бу көнне һәр хатын-кыз җылылык, игътибар һәм ихлас теләкләр көтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International