ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2026 ел
сишәмбе

Татарстанның табигатьне саклау районара прокуратурасы күзәтчелек эшчәнлеген алып бару барышында җир кишәрлекләрен төзелеш һәм ремонт эшләреннән калган калдыклар белән тигезләү, биналарны һәм корылмаларны җимерү һәм сүтү максатында ташлау фактларын ешрак ачыклый башлады. Төзелеш чүп-чары-бетон, кирпеч, такта, түбә һәм башкалар-куркынычлыкның 4 классына карый.

Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында имтиханнар булып узды

20-23 февраль көннәрендә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада узды. 

2026 елның 1 мартыннан барлык категориядәге җир кишәрлекләре милекчеләре үз территорияләрен инвазив (чит) үсемлекләрдән сакларга тиеш. Элек мондый бурыч авыл хуҗалыгы җирләре хуҗаларында гына булган. 

Ватанны саклаучылар көне алдыннан 22 февральдә районда Сарман муниципаль районы хезмәткәрләре һәм оешмалары командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды.

Нәтиҗәдә урыннар түбәндәгечә бүленде: җиңүчеләр һәм призерлар:

1 урын-эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр.

2 урын-Таткоммунжилсервис һәм Челтәр компаниясе

3 урын-мәгариф бүлеге.

Моннан тыш, иң яхшы уенчылар дип танылды:

- Вагыйзов Марат (эшмәкәрләр)

- Сәхабетдинов Илнур (гадәттән тыш хәлләр министрлыгы)

- Нуртдинов Айрат (мәгариф бүлеге)

- Сабиров Рөстәм (Таткоммунжилсервис)

Барлык командалар да югары дәрәҗәдәге спорт осталыгын күрсәттеләр. Ярышлар нәтиҗәләре буенча барлык призерлар медальләр,грамоталар,кубоклар һәм акчалата призлар белән бүләкләнде Кадерле иганәчеләребезгә зур рәхмәт әйтәсебез килә.

Чын күңелдән рәхмәт белдерәбез:

Гайнетдинов Маис

Һадиев Риназ

Маликов Роберт

Гәрәев Эльмир

Гайнетдинов Нәфис

Нәҗметдинов Ильвирга, Вәлиәхмәтов Айварга Һәм аерым, иң кайнар сәлам һәм рәхмәт безнең "кәеф генераторы" на, иң тугры җанатарыбыз Рәүф абыйга!

22 февральдә Шәмәрдән авылының үзәк мәйданында «Татарстанда Кыш» республика проекты кысаларында кунакчыллык һәм бердәмлек символына әверелгән Масленицаны чын-чынлап киң һәм колоритлы бәйрәм итү җәелдерелде.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

2026 елгы сезон ирләр командалары арасында алкалы хоккей буенча Саба районы чемпионаты тәмамланды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

21 февраль көнне Язлы Арташ авыл клубында бильярд буенча яшьләр һәм өлкәннәр арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган турнир булып узды. Ярышларда катнашучылар үзләренең осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр, һәркем уенда җиңәргә теләде. Җанатарлар дусларын хупладылар, клубта спорт рухы хөкем сөрде. Катнашучылар рәхәтләнеп бильярд уйнап кына калмадылар, аралашып, күңелле итеп вакыт уздырдылар.Призлы өчлек түбәндәгечә билгеләнде : 1 нче урын Гайнуллин Илназ.2 нче урын-Мөхәрләмов Райнур. 3 нче урынга Фәттахов Илшат чыкты. Без турнирда җиңүчеләрне һәм катнашучыларны котлыйбыз, барысына да ярышларда җиңүләр, эшләрендә уңышлар, нык сәламәтлек, якыннарыбыз ягыннан аңлашу һәм ярдәм телибез.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Югары Симет "Ромашка" балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара узды. Балалар башта кунакка килгән бабайларга, әтиләргә үзләренең өйрәнгән шигырьләрен, җыр-биюләрен күрсәттеләр, аннары бергәләшеп урамда Аҗаган хәрби-патриотик уен уйнадылар.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International