ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2026 ел
сишәмбе

15 яшькә кадәрге (2012-2013 елгы)малайлар һәм 17 яшькә кадәрге (2010-2011 елгы) егетләр арасында регби буенча Идел буе федераль округы беренчелеге тәмамланды. Командада каты көрәш һәм мавыктыргыч регби күрсәттеләр.

25 апрелендә Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә" «Цифрлы гигиена» дип исемләгән чара узды. Чарада катнашучылар цифрлы һәм финанс куркынычсызлыгы тематикасын ачыклый торган видеоролик карадылар.  Әлеге чаралар үзләрен, якыннарын һәм җәмгыятьне төрле куркынычлардан саклый алырлык аңлы буын тәрбияләү өчен мөһим.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Кичәге безнең команда ярымфиналда зур исәп белән җиңде һәм иртәгә Россия Кубогының хәлиткеч матчында уйнаячак!


26 нчы апрель көнне «САБА – АРЕНА спорт мәктәбендә Татарстанда хезмәт һәм хәрби батырлык елына багышланган бадминтон буенча турнир узды. Ярышларда Саба районы спортчылары һәм Казан шәһәренең "SMASHERS" бадминтон клубы вәкилләре катнашты. 
 А төркеме җиңүчеләре һәм призерлары 
1 нче урын-Зәйниев Айназ Исакова Алинә
2 нче урын- Рәхимов Гадел Гарипова Дилә
3 нче урын- Мәүлетов Булат Исхакова Гөлнара

С төркеме җиңүчеләре һәм призерлары
1нче урын- Хәлиуллин Илзат
2нче урын- Салихов Рияз
3нче урын- Гатиятов Раян

Чемпионнар һәм призерлар грамоталар һәм татлы призлар белән бүләкләнделәр.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Ф.Ф. белән очрашу булып узды. Җирлек башлыгы авыл халкының тормыш сыйфатын яхшырту максатыннан нинди программалар гамәлгә ашырылуы, халыкка тудырылган мөмкинлекләр турында сөйләде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, кунакны “Беренчеләр Хәрәкәте” эшчәнлеге белән дә якыннанрак таныштырдылар, ирешкән уңышлары турында сөйләделәр.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Кукмарада җирле кеше административ бинадагы талау өчен суд каршында җавап бирәчәк

ЭКОяз-2026

ЭКОяз-2026


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International