ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2026 ел
сишәмбе

ЭКОяз-2026

2026 елның 26 апрелендә Түбән Кама шәһәренең «СИБУР Арена НК» күпфункцияле спорт комплексында Татарстан Республикасының гаилә җәмәгатьчелеге арасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале узды.

ЭКОяз-2026

Пермь краеның Березники шәһәрендә 17 яшькә кадәрге (2010-2011 елларда туган) яшүсмерләр арасында волейбол буенча Идел буе федераль округының беренче уены узды.

ЭКОяз-2026

​Бүгенге көндә «Август-Алабуга» заводында продукцияне иң күпләп эшләп чыгару һәм озату чоры бара. Елның беренче өч аенда предприятие 8,8 млн литрдан артык саклау препаратлары җитештергән. Иң күп продукция март аенда җитештерелгән – 4,2 млн литр.

Иске Икшермә авыл җирлегендәге зиратта өмә

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

24 апрель көнне Юлбат авыл китапханәсе "Ромашка" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган "Без, Тукай оныклары" әдәби сәгате үткәрде. Китапханәче балаларга шагыйрьнең авыр балачагы, иҗат юлы турында сөйләде, китаплары белән таныштырды. Аның әсәрләре балаларны матурлыкка, игелеклелеккә, хезмәт сөючәнлеккә өйрәтә. Балалар Г.Тукайның шигырьләрен һәм әкиятләрен матур итеп сөйләделәр. Чара барышында шулай ук балалар шагыйрьнең әкият һәм шигырьләренең исемнәрен иллюстрация буенча чиштеләр, табышмакларга җаваплар бирделәр. Чара "Туган тел"җырын Коллектив башкару белән тәмамланды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

25 апрель көнне Яр Чаллы шәһәрендә кул көрәше буенча республика турниры булып узды. Ярышларда Татарстан Республикасы һәм Удмуртиядән 300гә якын катнашучы һәм 20 команда катнашты. "Яшьлек" спорт мәктәбенең 2008-2014 елгы яшь кул көрәшчеләреннән торган командасы. уңышлар белән чыгыш ясады.Турнир нәтиҗәләре буенча Сираева Ралина алтын медаль яулады. Көмеш Бариев Исламда. Мансурова Әминә, Сираев Рөстәм һәм Хәлилова Аделя бронза медальләргә лаек булдылар. Иң яшь катнашучыларыбыз Хафизова Динә, Тазова Амелия, Миргалимова Зәйнәп, Фәттахов Рөстәм, Кашапов Тимур һәм Кәримов Азамат матур көрәш һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр. Азат Шәймөхәммәтов һәм Мансур Нәбиуллин 4 нче урынны алдылар. Команданың тренеры-Бариев Ларис.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International