ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2026 ел
сишәмбе

26 апрельдә Түбән Новгородта мәктәп командалары һәм урта профессиональ белем бирү учреждениеләре командалары арасында 3х3 баскетболы буенча Идел буе федераль округы турнирының суперфиналы тәмамланды.

Ишкәк ишү каналы спорт комплексында күп кенә россиялеләрнең яраткан газетасы - "Комсомольская правда"Кубогына традицион волейбол турниры матчлары узды. Басма редакциясе Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе белән берлектә Идел буеның ир-атлар корпоратив командалары арасында турнир оештырды

Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды

Түгәрәк өстәл оештырылды, анда Татарстанның сәламәтләндерү индустриясе: ведомствоара багланышлар, иң яхшы тәҗрибәләр һәм үсеш перспективалары темасы каралды.

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының спорт залында Югары Лиганың хатын-кызлар командалары арасында Татарстан Республикасы Студентлар волейбол лигасы чемпионатының Суперфиналы уены узды.

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан спорт бәйрәме: 2026 елгы Президент уеннарына йомгак ясалды

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Яр Чаллыдагы “Вивальди” торак комплексындагы торак булмаган биналары булган 17А-29 номерлы күпкатлы йорт төзүчесенә проект документациясе таләпләренә туры килү турында бәяләмә бирде, дип хәбәр итә республика ведомствосы башлыгы Вәли Нәҗмиев.

Пенсия тупланмаларын бер мәртәбә түләү хокукына аз гына тупланмалар суммасы булган гражданнар ия. Узган елда гына да шундый түләүне Татарстан Республикасында 13 мең кеше рәсмиләштергән.

Җиңү көне алдыннан Алабугада 100 яшен тутырган сөйкемле алабугалы Анастасия Евграфовна Дудкинаны хөрмәтләделәр. Ветеранны якынлашып килүче бәйрәм белән хөрмәтле кунаклар Алабуга үзәк район хастаханәсе баш табибы Александр Попов, Һөнәри берләшмә рәисе Румия Резвякова һәм Ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов котладылар.

25 апрель көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Чернобыль һәлакәтенең нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар, авылдашлары Нурмыйм Хафизов һәм Ганиев Альберт белән берлектә «Чернобыль-еллар аша караш» дигән әңгәмә үткәрделәр. Хафизов Нурма абый 1986 елның сентябреннән декабренә кадәр АЭС җимерелгән урында 82 эш көне булган. Күп еллар үтүгә карамастан, Нурмөхәммәт абый бу көннәрне кичә кебек хәтерли. Ганиев Альберт Украинада армиядә хезмәт иткән һәм ике ай ЧАЭСтагы авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан. Катнашучылар кунакларны игътибар белән тыңладылар, кызыксындырган сораулар бирделәр. Шулай ук чарада Саба районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гайнетдинова Л. Н., авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Т. Р. катнашты.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International