Тимершык авыл җирлегенең Тимершык, Миңгәр, Көек торак пунктларында гражданнарның үзара салымы хисабына көнкүреш чүп-чарларын җыю өчен контейнер мәйданчыклары төзелеше тәмамланды. Эшне «Руком» ҖЧҖ һәм «Саба РСУ»ҖЧҖ башкардылар.
Миндюш тимер юл разъездында авария хәлендәге торакны сүтү эшләре бара. Эшләрне «Шеморданский МПП ЖКХ»АҖ алып бара.
"Гафель" ҖЧҖ подрядчы оешмасы көче белән аграр колледж өчен тулай торак территориясен яшелләндерү
"ПМК 159" ҖЧҖ подряд оешмасы тарафыннан "Саба" бассейны территориясен төзекләндерү эшләре алып барыла
Чулпыч авылында балалар мәйданчыгы өчен үзара салым акчалары хисабына алынган җиһазлар һәм конструкцияләр урнаштырылды.
Югары Симет авылы Комсомол урамында су ага торган ерганак киңәйтелде.Эшне Саба күптармаклы җитештерү предприятиясе башкарды.