Бу чара герой-шагыйрь Муса Җәлилнең Россия халыклары бердәмлеге елы, Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында тууына 120 ел тулуга багышлана.
Чараның мәртәбәле кунаклары Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Вәлиуллин һәм "Татарстан Республикасы удмуртларының милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Алексей Арзамазов булды.
28 фервраль көнне Байлар Сабасында "ЧанаФест-2026" фестивале булып узды. Фестивальдә Түбән Шытсу һәм Югары Шытсу мәдәният йортлары актив катнаштылар. Алар үзләренең үзенчәлекле чаналарын тәкъдим итеп, грамота һәм акчалата призга ия булдылар.
«Мөгаллимнәр һәм остазлар» программасы буенча «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Нурлат шәһәрендә белем бирү оешмалары укучылары арасында «Иң яхшы әйдаман» һөнәри осталык конкурсы үткәрелде.
Чара «Тормыш өчен Инфраструктура» милли проектын («Торак пунктларда инфраструктураны үстерү» федераль проекты) һәм «Гаилә» милли проектын («Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты) гамәлгә ашыру кысаларында узды.
Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә беренче сыйныф укучылары өчен истәлекле вакыйга - “Әлифба бәйрәме” булып узды. Укучылар белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Бәйрәмдә балаларның әти-әниләре дә катнашты. Укучылар бәйрәмдә җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте. 1нче сыйныф укучылары, Әлифбаны өйрәтүдә зур тырышлык куйган укытучыларына,әти-әниләренә рәхмәтләрен җиткерделәр.
5 март көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында массаж буенча шәфкать туташы аз хәрәкәтләнүче өлкәннәр өчен нейрогимнастика дәресләре үткәрде. "Нейрогимнастика" - игътибар һәм хәтер үсеше өчен гади хәрәкәтләр. Ул хәрәкәтне һәм игътибарны берләштерә: бу күнегүләр ярымшарлар эшен активлаштыра, хәтерне, координацияне һәм стресска каршы торучанлыкны яхшырта. Нейрогимнастика баш миенә һәм тәнгә килешеп эшләргә ярдәм итә. Шулай ук дәресләр барышында концентрация, хәтер һәм тигезләнеш хисе яхшыра. Йомшак һәм артык йөкләнешсез шөгыльләнсәң, барлык яшьтәгеләр өчен дә ярый.
2-3 март көннәрендә Тәтеш районының Киртәле урта мәктәбе укучылары мордва теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадада катнаштылар.
Чистай территориаль органы белгече Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Яңа Чишмә авылы халкы белән очрашу үткәрде. Товарлар куркынычсызлыгы һәм кулланучылар хокуклары мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Катнашучыларга дәгъва бирү тәртибе турында сөйләделәр һәм сорауларга җавап бирделәр. Алга таба өйрәнү өчен брошюралар һәм газеталар бирелде.